Дини объектларның янгын куркынычсызлыгы дәүләт янгынга каршы күзәтчелеге астында

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Гыйбадәтханә-янгын куркынычсызлыгы буенча аерым урын. Биредә шәм һәм лампадалар кабызыла, күп санда агач эшләнмәләр һәм башка янучан материаллар бар. Дини учреждениеләрдә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү гыйбадәтханә интерьерлары үзенчәлеген исәпкә алып башкарылырга тиеш.

         Дәүләт янгын күзәтчелеге күрсәтмәсен үтәү кысаларында Баулы һәм Ютазы районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы урынбасары Марат Бәдриев тарафыннан Урыссу ш.т.б. чиркәвендә янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен тикшереп тору буенча планнан тыш тикшерү үткәрелде.

         Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәре тикшерү барышында чиркәү биналарында төп чыганакларга басым ясады, алар янгын чыгу сәбәбе булырга мөмкин. Чиркәү хезмәткәрләре белән янгын куркынычсызлыгы чаралары турында әңгәмә үткәрелде, аларның практик белемнәре тикшерелде, шулай ук янгын чыккан очракта эш итү тәртибе эшләнелде.

         Янгын куркынычсызлыгы өлкәсендәге законнарга кертелгән үзгәрешләр нигезендә гыйбадәтханәләргә карата өстәмә таләпләр билгеләнде. Шуңа күрә тикшерү барышында лампадалар өчен май саклау урыннары, яктырткычларның тотрыклылыгы һәм алардан якын-тирәдә янучы әйберләр булмау аерым тикшерелде.

         Тикшерү нәтиҗәләре буенча янгынга каршы күрсәтелгән чараларның тулы үтәлеше һәм чиркәү хезмәткәрләренең янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен 100% белүләре ачыкланды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International