Казанда мәктәп укучылары арасында янгын-коткару спорты буенча иң массакүләм ярышлар узды

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең спорт манежында 2006-2007 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында янгын-коткару спорты буенча Казан беренчелегенең финал ярышлары узды. Ярышларның төп призы өчен көрәшкә сайлап алу ярышлары нәтиҗәләре буенча иң яхшы вакыт күрсәткән 15 шәһәр командасы керде.

Беренчел старт нәтиҗәләре буенча, районнарның финалга 15 мәктәп командалары катнашкан 150 яшь спортчы чыкты. Һәр коллектив составында 10 кеше-5әр егет һәм кыз. Ярышлар программаның ике төрендә үткәрелде-каршылыклы 100 метрлы гадиләштерелгән полосаны узу һәм штурм баскычы буенча уку башнясының икенче кат тәрәзәсенә менү.

Финал ярышлары нәтиҗәләре буенча иң яхшы нәтиҗәне 54 нче мәктәп укучылары күрсәтте. Икенче урынны 78 нче мәктәп укучылары алды. Бронзаны бер үк төрле нәтиҗә күрсәтеп, берьюлы ике команда – 129 һәм 171 нче мәктәп яулады.

Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән укучылар гамәли янгын спорт буенча Татарстан Республикасы яшүсмерләр җыелма командасы резервына керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International