СКҖ коткаручылары президент грантын гамәлгә ашыруга нәтиҗәләр ясыйлар

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы СКҖ» региональ иҗтимагый оешмасы коткаручылары бүген Россия Федерациясе Президенты грантын файдаланып, «Татарстан Республикасы су объектларында бәхетсезлек очракларын һәм халыкның куркынычсызлыгын профилактикалау» проектын тормышка ашыруга йомгак ясадылар.

2019 елның җәе яңгырлы һәм салкын булды, һәм Россия территориясендә, тулаем алганда, су объектларында кешеләрнең һәлак булуы кимү күзәтелде. Халык күпләп ял итә торган су янында даими бердәм патрульлек итү дә профилактика эшендә зур әһәмияткә ия. Куркыныч чыганагы буларак сулыкны аңлау-кешеләрнең куркынычсыз үз-үзен тотышының мөһим өлеше.

Республикада даими нигездә куркынычсызлык дәресләре үткәрелә. Проект белән Казанда һәм Яр Чаллыда, Яшел Үзән, Югары Ослан, Менделеевск, Тәтеш, Түбән Кама, Әлмәт һәм башка муниципаль районнарда барлыгы 15 меңнән артык баланы колачлый алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International