Татарстан Республикасында янгыннар саны кимеде

2019 елның 8 ноябре, җомга

Бу хакта бүген Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең күзәтчелек һәм профилактик эшләр идарәсе башлыгы урынбасары, эчке хезмәт полковнигы Максим Трущин ММЧ вәкилләре өчен брифинг вакытында хәбәр итте. Республикада янгыннарны киметү сәбәпләренең берсе дип Максим Трущин фатирларда һәм шәхси торак йортларда янгын хәбәрчесе җайланмаларын атады.

Барлыгы 18615 йортта 68576 автоном янгын хәбәрчесе урнаштырылган.

Белешмә өчен:

Автоном янгын белдергечләре урнаштырылды:

- 2079 тәрбияләрендә балигъ булмаган балалар булган (7060 янгын хәбәрчесе) имин булмаган гаиләләр йортларында (фатирларда);

- 937 социаль куркыныч хәлдә булган күп балалы гаиләләрнең (5 һәм аннан да күбрәк бала) йортларында (4843 янгын хәбәрчесе);

- социаль яклау органнарында патронаж учетта торучы 1697 инвалид (фатирларында) йортларында (5179 янгын хәбәрчесе).

- социаль куркыныч хәлдә булган күп балалы гаиләләрнең (4 бала) 2513 йортларында (9282 янгын хәбәрчесе);

- 1212Бөек Ватан сугышы ветераннары йортларында (3740 янгын хәбәрчесе);

- 10285 - 70 яшьтән өлкәннәр йортларында (фатирларда) 38796 хәбәрче.

 

Татарстан Республикасында 2019 елда янгыннарның төп сәбәпләре түбәндәгеләр булды:

- ут белән саксыз эш итү – 3247 янгын, яки гомуми янгыннарның 64,7%;

- электр җиһазны техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу- 837 янгын (16,67%);

- мичләрне төзегәндә һәм эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу-536 янгын (10,7%);

– транспорт чараларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу-108 янгын (2,2%).

 ут төртү -162 янгын (3,2%).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International