Татарстанда ГТХМ хезмәткәрләре бушлай янгын хәбәрчеләре урнаштыруны дәвам итә

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

Бу ялларда ГТХМ хезмәткәрләре Казанның Идел буе районындагы Гарифҗанов, Мәүләтов, Бакый Урманче, Җиңү проспекты, Р.Зорге урамнарында яшәүче инвалид балалары булган гаиләләргә автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырдылар. 
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кризис хәлләрдә идарә итү үзәге башлыгы эчке хезмәт подполковнигы А.А. Александров һәм Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең гражданнар саклау идарәсенең кисәтү һәм халыкны яклау бүлеге башлыгы майор Д. А. Александров әңгәмә үткәрделәр, янгын вакытында булган гамәлләр буенча белешмәлекләр бирделәр, шулай ук фатирларда автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International