ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2014 ел
дүшәмбе

Бүген Ростов өлкәсеннән Казанга поезд белән 64 кешедән торган тагын бер Украинадан мәҗбүри күченүче партиясе килде. Үзара үтерешү сугышы аркасында үз өйләрен ташлап калдырган кешеләр санында 28 бала. Күбесе – 7 яшькә кадәр сабыйлар, имчәкләр дә бар. “Казан-2” тимер юлы вокзалында качакларны Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарә хезмәткәрләре, шәһәр администрациясе, ТР буенча МВД һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре каршылады.

Түбән Кама ш. надзор эшләр бүлеге хезмәткәрләре шәһәр читтәге лагерларда танып белү дәресләр үткәрде. Шулай Түбән Кама муниципаль районының “Заря” лагерында янгын куркынычсызлык дәресе үтте. Янгын сүндерүчеләр белән аралашу балаларга шатлык та китерә, янгын куркынычсызлык өлкәсендә белемне дә киңәйтә. Мәктәп һәм шәһәр читтәге лагерлар эшләрен бик кызу алып бара. Түбән Кама ш. надзор эшләр бүлеге хезмәткәрләре өчен бу беренче күрешү түгел. Лагер сменалар ачылу башыннан янгын сүндерүчеләр районның бөтен лагерларында булган диярлек.

Оренбургта узган янгын гамәли спорт буенча XXIII ГТХМ чемпионатында Татарстан Республикасы җыелма командасы бердәм команда зачетында бронза медален җиңде. Шулай ук Татарстан спортчылары активында шәхси ярышларда өч алтын медаль булды.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 83 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, балалар шуклыгыннан – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсзылык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 23 тапкыр чыктылар. 5 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  3 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 15 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 12 тапкыр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International