ЯҢАЛЫКЛАР


3
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Яңа ел көннәрендә янгыннарның күбесе торак секторда була. Торак фондта янгыннарны һәм аларда кеше үлемен булдырмау максаты белән профилактик эш оештырылган. Аны үткәрер өчен 155 профилактик төркем корылган. 2016 елның 31 нче декабреннән 2017 елның 2 нче гыйнварына кадәр профилактик төркемнәр янгын иминлеге өлкәсендә 289 фатирлы йортларда һәм 2 448 шәхси өйләрдә профилактик эш үткәргән. Шулай да 1 347 кеше белән 97 җыелыш үткәрелгән, 5 723 гражданин белән янгын иминлеге чаралары буенча инструктажлар үткәрелгән.

2017 елның 3 гыйнварында 18 сәгатьтән башлап 4 гыйнварында 18 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә иң түбән һава температурасы төнлә һәм иң югары һава температурасы көндез –13-15 гр., кичкә 18-20 гр. суыкка кадәр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 33 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 10 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 3 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 3 янгын, транспорт чарада – 2 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International