ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

Федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отряд хезмәткәрләре бөтен Яңа Ел ял көннәрендә Яшел Үзән торучыларының өйләрен һәм фатирларын янгын иминлеге кагыйдәләрен искә төшереп әйләнеп чыккан. Аеруча игътибар – күп балалы гаиләләргә, фәкыйрләргә һәм төрлек шартлар аркасында авыр тормыш хәленә эләккәннәргә. Нәкъ шундый гаиләләрдә кеше үлеме белән янгыннар килеп чыга. Узган 2016 елда Татарстанда җиде бала һәлак булган. Һәр һәлакәттә зурларның гаебе.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 32 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 10 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 янгын.  Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 2 янгын, транспорт чарада – 1 тапкыр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International