ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2017 ел
җомга

ГТХМ хезмәткәрләре иминлекне тәэмин итү буенча кирәкле чараларны Чумылдыру бәйрәме алдыннан берничә көн элек үткәрергә башлаган. Яшел Үзәндә ике көн эчендә бәйрәм үткәрү урыннарында биш меңгә якын кеше булган, меңнән артык динле кеше суык суга чумарга курыкмаган. Коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләрнең сүзләренчә, аларның хәтерендә су керү йоласы вакытында һәлакәтләр булганы юк, православие бәйрәме һәрвакыт имин үткән иде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 38 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 13 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International