ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 25-26 гыйнварында, 28-29 гыйнварында Үзәк регион территориясендә -10...-15 градуска кадәр һава температурасының кинәт төшүе көтелә. Моның аркада техноген янгыннар, юл-транспорт һәлакәтләре, торак-коммуналь хуҗалык системаларында аварияләр, шулай да өшү очраклары артып китә.

2016 елдагы эшнең нәтиҗәләре турында фикер уртаклашыр һәм агымдагы елга ветераннар советы эшенең юнәлешләрен билгеләр өчен 24 гыйнварда Кама Аланында Рөстәм Юмагулов йөзендә 15 нче отряд җитәкчелегенең һәм район бүлекләренең ветераннар советы рәисләренең эш очрашуы үткән.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 33 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 11 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 2 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International