ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Тәтештә “Коткару эшләре” компетенциясе буенча “Яшь профессионаллар” Татарстан Республикасы региональ чемпионатының (WorldSkills Russia 2017) чикләрендә ярышлар дәвам итә. Бүген Тәтеш дәүләт гражданнарны саклау колледжының студентлары, ә төгәлен әйткәндә – дүрт иң яхшы хәзерләнгән төркем өч конкурс дисциплинасында ярышканнар: кыя стенага менү, биеклектә эшләү һәм техноген өем астыннан зыян күрүчене коткару. 10 иң яхшы төркем, сайлап алу ярышларның җиңүчеләре 2017 елны маенда Краснодар краенда утәчәк WorldSkillsRussia-2017 V Милли чемпионатында Русиядә иң яхшылар исеме өчен ярышачак.

Югары Ослан муниципаль районы Октябрьский авылында янгын турында хәбәр 2017 елның 1 нче февралендә сәгать төнге өчтә авыл торагы башлыгыннан килгән. 6х6 метр зурлыкта бер катлы бүрәнә өй такталы веранда белән яна иде. 3 сәгать 10 минутта янгын урынына “Никольское” ирекле янгын сүндерү төркеме автоцистернада килеп җиткән. Алар килгәнче 1982 елгы Денис Черновский 2015 елгы малайны коткарган. Бала пешүләр кичергән.

Яр Чаллыда 2016 елдагы Яр Чаллы янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләренең эшен нәтиҗәләгәннәр. Киңәшмәдә булган Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең башлыгы урынбасары, Күзәтү һәм профилактика эшләре идарәсенең башлыгы эчке эшләр полковнигы Сергей Сергеев отряд башлыгы һәм шәхси составы олы планлы эш башкарганны, хезмәттә яхшы күрсәткечләргә ирешкәнне һәм 2016 елга куелган бурычларны тулысынча диярлек үтәгәнне билгеләгән.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 51 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 15 тапкыр, кыска ялганыштан –  1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.  Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 8 янгын, каралтыда – 3 янгын.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International