ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2017 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе һәм ТР ГТХМ берләшкән коллегиясендә гражданнар оборонасының һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм дәүләт системасының территориаль система астының 2016 елдагы эше нәтиҗәләнгән. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов катнашканнар.

Бүген гамәли янгын сүндерү спорт буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогына XIII Бөтенрусия ярышларының кадерле трофее өчен Идел буе һәм Үзәк Русиянең 24 регионының моңарчы булмаган сан – 450 дән артык катнашучылары, 26 төркеме ярыша башлаган. Бу турнир гадәттәгечә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең спорт манежында үтә. Ярышларның тантаналы ачылуында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашкан. Хөрмәтле кунаклар арасында Баш идарәсе башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин, Баш идарәсенең җитәкчелеге һәм башка рәсми шәхесләр.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсендә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе һәм ТР ГТХМ хезмәтләренең һәм бүлекләренең эшен нәтиҗәләүе үткән. Баш идарәсенең беренче башлыгы урынбасары Таһир Кәримуллин рәислегендә үткән утырышта алдагы юнәлешләр буенча идарә башлыкларының чыгышлары тыңланган: янгын сүндерү хезмәте, дәүләт янгын күзәтү, гражданнар оборонасы, су объектларында иминлек, мәгълүмат иминлеген тәэмин итү, гадәттән тыш хәлләр хәвефен кисәтү. Гомумән, 2016 ел нәтиҗәләре буенча эш уңышлы булган дип танылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International