ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Азнакайда дүрт катлы йортның торучылар коткаручыларны һәм “ашыгычны” чакырганнар. 24 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең хезмәткәрләре балаларны эвакуацияләр өчен өйгә өч бунлы баскычны терәп куйган. 15 һәм 10 яшьлек малайларны ПСЧ-87 каравыл башлыгы Ленар Майнулов үзе коткарган. 0.30 да янгын сүндерүчләр кухняда өстәл янында 40 яшьлек хатын-кызны, балаларның әнисен, тапканнар, әмма, медикларның эшләгән чараларына карамастан, ул һәлак булган. Янгын 0.34 тә локальләштерелгән, ачык яну 0.40 та бетерелгән. Чамаланган мәгълүматлар буенча электр җиһазның техник куллану кагыйдәләрен үтәмәү янгынның сәбәбе булган.

Яшел Үзәндә газ хезмәтенең эшчеләре һәм ГТХМ хезмәткәрләре газе кертелгән фатирлы торак йортларда профилактик тикшерүләр үткәрә.Бу рейдларның төп максаты – газ җиһазын кулланганда гадәттән тыш хәлләрне, янгыннарны булдырмау. Үз чиратында ТР буенча 8 нче ФПС отряды хезмәткәрләренең һәм күзәтү эшләре һәм профилактик эш инспекторлары күрү мәйданына газ җиһазы гына түгел, ә мичләрнең, электр үткәргечләр, җылыту әсбаплары да эләгә.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 28 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 9 тапкыр, кыска ялганыштан –  1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.  Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International