ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең күзәтү һәм профилактика эшләре идарәсе республика территориясендә янгыннар хәле турында борчыла. Ел башыннан бирле республика территориясендә 304 янгын булган, утта 19 кеше һәлак булган, 26 кеше яраланган. Моннан башка, быел янгыннарда балалар яралану саны 5 очракка артуы теркәлгән (1 дән 6 балага).

Югары дәрәҗәле бүләкләр ТР ГТХМ хезмәткәрләренә Русия Федерациясе Спорт министрлыгы боерыгы белән расланган. Гадәттән тыш идарәчелегенең дәүләт хезмәткәрләре үзенең физик хәзерлеген “Готов к труду и обороне” физкультура һәм спорт комплексының алты нормативы буенча күрсәтеп өч яшь төркемнәрендә югары спорт нәтиҗәләренә ирешкән.

Торак секторда янгыннарны кисәтү, аларның санын һәм кешеләр үлүен киметү максаты белән Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтнең Апас отряды Рус Макылы авылын саклау буенча аерым пост эшчеләре янгынга каршы хезмәтнең Апас отрядының янгын иминлеге инженеры белән бергә Югары Ослан муниципаль районы Рус Макылыторак пунктында өйләрне тикшереп чыкканнар.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 38 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 11 тапкыр, кыска ялганыштан –  1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр.  Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 7 янгын, каралтыда – 1 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International