ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2017 ел
җомга

Казанның идарә итү компанияләренең җитәкчеләре һәм подряд оешмаларының генераль директорлары белән уку семинарында тынычлык һәм сугыш вакыты шартларында гадәттән тыш хәл килеп чыкканда халыкны гамәлләргә өйрәтер өчен торак-файдалану идарәләренең карамагында уку һәм консультация пунктларын кору турында сорау буенча фикер алышынды. Бу мәртәбә шундый планлы дәресне Казан шәһәре Башкарма комитеты карамагындагы Гражданнарны саклау идарәсе 167 нче мәктәптә оештырган.

Красногорскта гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасының эшен нәтиҗәләү, 2016 елдагы гражданнар оборонасы чараларын башкару һәм 2017 елга бурычлар кую буенча Бөтенрусия җыелышы эшен башлаган. Чарада РФ Хөкүмәте, РФ Федераль Мәҗлесе, РФ Иминлек советы, башкарма хакимиятенең федераль органнарының вәкилләре – Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясенең әгъзалары, Русия ГТХМ үзәк аппаратының һәм территориаль органнарының җитәкче составы катнашкан. Барлыгы 1 000 якын катнашучы.

Бөтенрусия җыелышын үткәргән вакытта эш киңәшмәсе барышында Русия ГТХМ беренче башлыгы урынбасары Владимир Степанов РСЧС ны үстерү һәм камилләштерүдә яңа ысулларны кору һәм гражданнар оборонасы хәзерлеген арттыру турында доклад белән чыккан. Ул Русия Федерациясе субъектларының РСЧС территориаль система асларының узган елдагы эшен яхшы якка билгеләгән. 2016 елның нәтиҗәләре буенча Мәскәү өлкәсен һәм Татарстан Республикасын иң яхшылар арасында булганын әйткән.

Былтыр Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре юл-транспорт һәлакәтләрнең нәтиҗәләрен бетерүгә 136 тапкыр чыкканар. Һәлакәтләрдә 9 кеше коткарылган. Бөтенесе янгын сүндерүчеләрнең профессиональ осталыгына күрә мөмкин булган. Ел саен осталык дәрәҗәсен юл-транспорт һәлакәтендә авария-коткару эшләрен үткәрү буенча ярышларда билгелиләр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 46 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 0 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан –  4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр.  Республикада 14 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 8 янгын, каралтыда – 3 янгын, транспорт чарада – 2 янгын, бакча йортында – 1 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International