ГИМС хезмәткәрләре Аракчино һәм Югары Ослан торак пунктлары арасындагы боз кичүнең техник тикшерүен үткәргән. Аның нәтиҗәләре буенча бу Идел елгасы аша уза торган боз кичүне 7 мартта сәгать 0.00 дән ябу карар ителгән. Бу карар урта тәүлек температура күтәрелү, бозның структурасы үзгәрелү һәм аның ныклыгы кимүе, шулай да боз кичүдә эрегән су барлыкка килү белән бәйле.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 40 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 15 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын.