ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2017 ел
шимбә

Русия ГТХМ 35 нче ФПС махсус идарәсенең 3 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең геройларча һәлак булган каравыл башлыгы эчке хезмәт капитаны Эдуард Илларионов белән хушлашу йоласы якшәмбе көне 26 нчы мартта сәгать 10.00 дә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең манежында булачак. Русия ГТХМ хезмәткәрләре һәлак булган иптәше турында кайгыра һәм кыйгыларын аның туганнары һәм якыннары белән уртаклаша. Эчке хезмәт капитаны Эдуард Илларионовка Кыюлык Ордены үлгәннән соң биреләчәк.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 37 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 17 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 5 тапкыр. Республикада  3 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 1 янгын.

24 нче мартта 20 сәгать 24 минутта “Русия ГТХМ федераль янгынга каршы хезмәтнең 35 нче махсус идарәсе” ФДКУ 3 нче махсус янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең пультына Казан дәүләт дары заводының склад бинасында янгын сигнализациясе кабыну турында сигнал килгән. Чакыру урынына беренче килеп, 3 нче махсус бүлекнең каравыл башлыгы эчке хезмәт капитаны Эдуард Илларионов шәхси составына магистраль линияләрне җәергә һәм янгын сүндерү машиналарын су чыганакларына тоташтырырга боерык биргән, ә үзе хәтәр зонада мөстәкыйль рәвештә разведка үткәрергә карар иткән.Разведка үткәргән вакытта бинада шартлау булган, аның нәтиҗәсе буларак, каравыл башлыгы җәрәхәтләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International