ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2017 ел
дүшәмбе

Совет урамы буенча Эдуард үскән һәм торган кечкенә ике катлы агач өй янында йөзгә якын кеше җыелган. Хушлашу йоласында Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин, Татарстан ГТХМ җитәкчелеге, Волжск шәһәренең 12 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең хезмәткәрләре булган. Янгын сүндерү автомобиле җитәкләгән мәтәм йөреше Волжск урамнары буенча салмак үткән.

“Монда калып мине көтегез, әллә нәрсә булырга мөмкин. Әгәр кемдер калса. Мин тиз генә”, - бу Русия ГТХМ 35 нче ФПС махсус идарәсенең 3 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең каравыл башлыгы эчке хезмәт капитаны Эдуард Илларионовның соңгы сүзләре иде. Ул яна торган цехка кергән һәм шул ук вакытта мәкерле язмыш аның кергәнен генә көтеп торган кебек шартлау яңгыраган. Янгын сүндерүчеләр үзенең командирын тыңламый алмаган. Алар үзләренә караганда күбрәк аңа ышанганнар иде, чөнки Эдуард Вадимович үзенең кул астындагы яшь кешеләре өчен каравыл башлыгы гына түгел, ә остаз да булган.

Русия ГТХМ системасында Гражданнар оборонасы елы чикләрендә Түбән Кама шәһәре 8 нче гомумбелем мәктәбенең егермедән артык дүртенче сыйныф укучылары Татарстан Республикасы буенча ОФПС-1 нең 33 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенә эксурсиягә барган. Федераль янгынга каршы хезмәтнең беренче отряды үсеп килә торган буын арасында актив рәвештә эш алып бара.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 29 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 9 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 5 тапкыр. Республикада  8 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 4 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International