ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2017 ел
җомга

Бүген “КазанОргсинтез” ААҖ территориясендә даими әзерлек көчләренең, штатта булмаган авария-коткару формированиеләренең, газ коткару хезмәте отрядының, бишенче федераль янгынга каршы хезмәт отрядының һәм “КазанОргсинтез” ААҖ медицина хезмәтенең хәрәкәтләре буенча махсус тактика укулары үткән. Укулар мөмкин террорчылык янау, нефть продуктлару агу һәм түгелү белән аварияләр вакытында хезмәтләрнең үзара эшләвенә юнәлгән. Укулар Русия ГТХМ да Гражданнар оборонасы елы чикләрендә үткән.

Камышлы урамы буенча ага торган Нокса елгасы юлының һәм су җибәрә торган торбаларның хәлен тикшерергә тулы комиссия юнәлгән. Ул Казан янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының, Казан шәһәре Башкарма комитеты карамагындагы Гражданнарны саклау идарәсенең һәм Идел буе районы администрациясенең вәкилләреннән торган. Шулай да 100-200 метр биеклектән Ноксаның хәлен мониторинглар өчен пилотсыз очу аппараты кулланылган.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 38 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 11 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 7 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр. Республикада  8 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 4 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International