ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча 15 нче федераль янгынга каршы хезмәт отрядының Янгын сүндерү хезмәте ветераннары советы рәисе эчке хезмәт полковнигы Анатолий Рябов “Асылташ” балалар йортының балалары белән очрашкан. Бу очрашу “Янгын сүндерү хезмәтенең ветеранына хат яз” Русия ГТХМ социаль акция чикләрендә үткән. Анатолий Николаевич авыр, әмма шул ук вакытта кирәкле янгын сүндерүче һөнәре турында сөйләгән.

Татарстан Республикасы буенча 8 нче федераль янгынга каршы хезмәтнең отряды янгынга каршы темага бала эшләре конкурсын бүлек корылуның 30 еллыгына багышлап оештырганнар. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр сувенирлар, бүләкләр һәм дипломнар алган. 53 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге буенча экскурсия барлык балалар өчен бүләк булган. Балаларның бөтен эшләре 14 апрельдә, 8 нче отрядның 30 еллыгына багышланган танталы көнендә, Яшел Үзән музыка театрының колонналы залында күргәзмәгә куелачак.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 31 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 15 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр.  Республикада  2 янгын очрагы теркәлгән.  Каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International