ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 10 апрелендә 4.15 тә шахиттән Казан шәһәрендә Барлык диннәр гыйбадәтханәсендә янгын турында хәбәр килгән. Янгын сүндерү бүлекләре килүгә бинаның икенче каты яна иде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 51 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 26 тапкыр. Республикада  3 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.

2017 елгы FIFA Конфедерацияләр Кубогының иминлеген тәэмин итүенә хәзерләнү тәмамлануга якын. Конфедерацияләр Кубогын үткәрү вакытында ашыгыч җаваплау хезмәтләренең операторлары тәүлек буе алты телдә чакыруларга җавап бирергә әзер: рус, испан, инглиз, француз, кытай һәм немец телләре. Матчларны үткәргән вакытта немец, испан, португал телләрен белә торган иреклеләрне, шулай да Казан федераль университетының студентларын эшләтү планлаштырыла.

2017 елның 10 апрелендә 4.35 тә Казан шәһәрендә Барлык диннәр гыйбадәтханесендә янгын турында хәбәр шахиттән килгән. Беренче янгын сүндерү бүлекләре килүгә бинаның түбәсе һәм икенче катының өстендәге чарлагы яна иде. Янгын мәйданы ачыклана. Казан янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының 10 га якын янгын сүндерү һәм махсус техника берәмлеге эшли. Кешеләр турында мәгълүмат ачыклана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International