ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсендә җәйге кием формасына күчү буенча тезелү смотры үткән. Баш идарәнең офицерлары һәм Казан гарнизонының шәхси составы Кризис хәлләрдә идарә үзәге янында плацта тезелгәннәр. Тикшерүне Баш идарәнең башлыгы урынбасары полковник Андрей Орлов үткәргән. Идарәнең җитәкче составының тышкы кыяфәтен карау, документларын тикшерү үткәрелгән.

2017 елның 11 апрелендә 8 сәгать 15 минутта Югары Ослан районының Түбән Ослан авылында өй янып киткән. Ут бүрәнәле өйнең түбәсен чолгап алгач, Түбән Ослан авылы советының рәисе, ул ук “Түбән Ослан” ирекле янгын сүндерү төркеменең җитәкчесе Айдар Шәйдуллин, совет тәрәзәсеннән януны күргән. Бер дә уйламыйча, ул яна торган өйгә ашыккан, чөнки анда начар күрә һәм ишетә торган ялгыз карт хуҗа яшәгәнне белгән. Янгын сүндерү бүлекләре килгәнче ул ир-атны имин урынга чыгарган. Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе Русия ГТХМ җитәкчелеген Айдар Шәйдуллинны “За отвагу на пожаре” медале белән бүләкләргә сорый.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 11 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 27 тапкыр. Республикада  5 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 0 янгын, транспорт чарада – 0 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International