ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2017 ел
сишәмбе

 “Күпләп ял итү  урыннарында  халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, аларны коткару постлары белән җиһазландырырга,   ашыгыч ярдәм күрсәтү специалистларының кизү торуларын оештырырга кирәк "-  бу  теләкне  муниципаль районнары башлыклары адресына бүген узган ТР Хөкүмәте Йортында журналистлар өчен оештырылган брифингта  Татарстан  республикасының кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов җиткерде. Узган брифингта республика  су объектларында куркынычсызлык һәм  кече үлчәмле  суднолар навигациясы  турындагы мәсьәлә каралды.

Юрий Венедиктов билгеләп үткәнчә, кайбер районнарда  җәмәгать коткару станциялары  инде булдырылган һәм алар ярдәмендә  халыкның суда куркынычсызлыгы проблемасын хәл итеп була.  Шуның белән бергә суда куркынычсызлыкны саклау   кешенең үзеннән дә тора.

Үзенең чыгышында Юрий Венедиктов, беренче чиратта, журналистларга ел башыннан су өстендәге булган hәләкәтләр  hәм суда hәләк булганнар  статистикасын җиткерде.  "Ел башыннан Татарстан Республикасы су объектларында теркәлгән (1 май аена  кадәр булган мәгълүматлар буенча):

 

- теркәлгән һәләкәтләр 9 ( былтыргы елның шул ук периодында–21) кимү 57%;

- үлгәннәр – 4 (былтыргы елның шул ук периодында– 11, шул исәптән 1 бала) кимү 63%;

- коткарылганнар 12 (былтыргы елның шул ук периодында – 15) кимү 20% тәшкил итә.

Тугыз һәләкәттән   дүрт очрагы  аз сыешлы суднолар белән булган. Ике кеше һәлак булган. 4 кешене эзләү оштырылган.

Шуннан соң Юрий Владимирович  журналистларны Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 24.06.2016 № 340  боерыгы белән расланган  ГИМС күзәтүендәге  аз сыешлы судноларның  Дәүләт теркәвенең  яңа Кагыйдәләре белән таныштырды.

Үзенең чыгышының соңында Юрий Венедиктов журналистларның сорауларына җавап биреп, Казанда футбол буенча Конфедерацияләр Кубогы үткәрү чорында Казансу елгасында  аз сыешлы суднолар буенча дүрт көн  дәвамында  хәрәкәт чикләнәчәген искәртте.

Россия Янгын сагы көне уңаеннан Яр Чаллының янгын сүндерү hәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре  шәһәр Мэриясе бинасы янында янгын сүндерү  hәм коткару техникасының,   янгын сүндерү-техник җиһазларның күргәзмәсен өештырдылыр. 

  Ачык һавадагы экспозициядә  23 берәмлек махсус техника урнаштырылды. Алар турындагы тулырак мәгълүмәтне  экскурсовод ролен  үз өстенә алган гамәлдәге гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләреннән белеп була иде.

 Кунакларга махсус автомобильләр, төп техника, янгын сүндерү цистерналары, баскычлар, ярдәм итүче  һәм оператив техника курсәтелде . Алар арасында яңа янгын сүндерү автомобиле тәкъдим ителде. Ул   исәпкә  2017 ел башында бастырылган иде, ә шулай да  ул   10 янгында булырга өлгерде.

“ Ел саен машиналар  6 меңгә якын  чыгу ясылар, - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы буенча 15 федераль янгынга каршы хезмәт отряды  башлыгы, эчке хезмәт полковнигы Рөстәм Юмагулов. – Иң катлаулы янгыннарда   күп махсус техника катнаша, максималь саны – 12 берәмлек".

Күргәзмәгә урнаштырылган  җиhазлар  белән  мәктәп укучылары һәм студентлар актив кызыксындылар. Аларның заманча янгын сүндерү,  кешеләрне коткару техникасы hәм күп катлы биналарда чыккан янгын белән көрәшү турында тулырак мәгълүматне ишетү мөмкинлеге генә түгел,   ә теләсә кайсы махсус автомобильның кабинасына кереп  утырыу,  үз өстенә  янгын сүндерүчеләрнең формаларын киеп карау  мөмкинлеге дә бар иде.

  Экскурсия  вакыты тәмамлангач,   уникаль күргәзмәгә килүчеләргә кыр шартларында әзерләнгән ботканы авыз итү тәкъдим  ителде. Яр Чаллы янгын сүндерү  hәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре  тырышлыгы белән шәһәр халкы һәм янгын  белән көрәшүчеләр  өчен изге күңелле бәйрәм булды.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 290 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә  94 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 164 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 3 тапкыр.  Республикада  15 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 8 янгын, бакча йортында – 4 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International