ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

        2017 елның 3 маенда сәгать 21.05да  Чирмешән муниципаль районының  бердәм дежур диспетчерлык хезмәтенең оператив дежурныеннан  “Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең кризис хәлләрдә идарә үзәге” ФКУ   оператив дежур хезмәтенә түбәндәге хәбәр килде : хава тырышының начар якка үзгәрүе   нәтиҗәсендә  кискен  чыккан җил Чирмешән муниципаль районында  13 бинага зыян китерде  (шулардан  8 - социаль яктан әһәмиятле объектлар ), ә шулай ук 21 йортка  (15 йорт Чирмешән авылында, 3 йорт Югары Чегодай  авылында,  3 йорт  Урманасты Үтәмеш авылында).

     Гомуми зыян күргән түбәләр мәйданы  2744 кв.метрны тәшкил итә. Аларны төзекләндерү эшләренең бәясе  якынча  4 млн. 900 мең 370 сумны тәшкил итә .

Зыян күргән йортларда 38 кеше яши,  шуларның җидесе -  балалар. Газ һәм  су  белән тәэмин итү зыян күрмәгән.

 Вакыйга нәтиҗәсендә һәлак булган hәм  җәрәhатләнгәннәр юк.

 

       2017 е. 03 маеның сәгать 21.30дан  Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең  көндәлек идарә итү органнырының  даими әзерлек көчләре hәм Чирмешән янгын сүндерү-коткару гарнизонының тулы составы өчен  "Көчәйтелгән әзерлек” эшчәнлеге режимы кертелде.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча оператив штаб эше оештырылган, республиканың министрлыклары һәм ведомстволары белән үзара багланыш оештырылгын.

  Чирмешән муниципаль районында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү , янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Комиссия утырышы үткәрелде. Комиссия рәисе  вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Чирмешән районының башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Мингалеевич Минһаҗев авария-торгызу эшләрен  оештыру  һәм зыян күрүчеләргә кирәкле ярдәм  күрсәтү буенча бурычлар куйды.

   Һәлакәт булган урындагы барган эшләрне  Татарстан Республикасы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  Баш идарәсе башлыгы урынбасары эчке хезмәт полковнигы Рафаил Мотыйгуллин башкара. Эшләрдә катнашкан шәхси состав өчен палаткалар шәһәрчеге урнаштырылгын.

    Барлыгы һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү  өчен  240 кеше һәм 39 берәмлек техника җәлеп ителде. Резервта гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан  - 131 кеше һәм 15 берәмлек техника тора.

   Тулаем алганда,  һәлакәт урынннары контрольда. hәлакәт нәтижәләрен бетерү өчен көч hәм чаралар җитәрлек. Җәлеп ителгән структуралар белән үзара хезмәттәшлек тиешле дәрәжәдә оештырылган.

     Авария-торгызу эшләренең якынча тәмамлану вакыты – 18.00 (мск) 08.05.2017ел.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 114 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә  25 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 57 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 16 тапкыр.  Республикада  8 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада  – 1 янгын.

Кыска вакытлы җил каты исеп китүләр белән бәйле начар метеорологик күренешләр комплексы нәтиҗәсе буларак, Чирмешән муниципаль районында 13 бинаның һәм 21 торак йортның түбәсе ватылган. Гомумән, һәлакәт урынында хәл контроль астында. Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү буенча эшләрне үткәрер өчен көчләр һәм чаралар җитәрлек. ТР РСЧС ның тартыла торган функциональ һәм территориаль система астының структуралары белән үзара эшләү тиешле дәрәҗәдә көйләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International