ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2017 ел
шимбә

Бүген гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре  профилактик рейды белән  шәһәр кешеләренең яраткан ял итү урыны  - "Имәнлек"  урманяны парк зонасына  тикшерү белән чыктылар. Мөмкин кадәрле зур территорияне карап чыгу өчен алар җәяү генә түгел, ә янгын сүндерү квадроциклында  да йөределәр.

     Дөрес,   һава салкын булганы  өчен, кешеләргә тулысынча , учаклар ягып, шашлыклар пешереп ял итеп булмады.  Шуңа күрә урманада учак яндыру өчен  берәүгә дә штраф салу туры килмәде . Урманяны парк зонасында скандинавча йөрү белән шөгыльләнүче актив пенсионерлар hәм  балалы гаиләләр гына очрадылар.  Казан шәһәре идел Буе районының күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре алар белән  профилактик әңгәмәсе уздырдылар , шулай ук  тематик белешмәлекләрне тараттылар.

Ике меңнән дүрт мең  сумга кадәр - мондый штрафны  махсус янгынга каршы режимны бозычуларга түләргә туры киләчәк .    Шуңа күрә бәйрәм көннәрендә барлык   күпләп ял итү урыннары   гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең   аерым контролендә.

 

 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 99 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 17 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 49 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр. Республикада  6 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 2 янгын, бакча йортында – 1 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International