ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсендә  Баш идарә башлыгының беренче урынбасары эчке эшләр полковнигы Тахир Вагизович Кәримуллинның җитәкчелегендә  “Казан-Арена" стадионында  уздырылачак  Конфедерация  Кубогының  сынау уенының иминлеген тәэмин итү  буенча инструктив дәрес  узды.

 

      Видеоконференция  режимында  узган инструктаж вакытында кайбер мәсьәләләр каралды , шул исәптән,  "Казан-Арена" стадионында узачак уен  вакытында планлаштырылган эшләр,  көч hәм чаралар төркеменөң    бурычлары һәм  куллануы,  аларны  объект  территориясендә урнаштыру ,  мототөркемне куллану тәртибе,  РХБ – комплексының бурычлары  hәм куллануы,  ГИМС һәм ГПН төркемнәренең бурычлары,  спорт чараларын уздыру чорындагы хәлне  контрольдә тоту буенча оператив штабның  эше  һәм бурычлары турында  сүз барды.

     Бүген  "Татаринформ" мәгълүмат агентлыгында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен пресс-конференция булып узды.Анда спикерлар журналистларга "Рубин" һәм ЦСКА командалары арасында сынау уены вакытында транспортта йөрү мөмкинлеге  ничек тәэмин ителүе, шәһәр транспортының  йөрү маршрутларындагы  үзгәрешләр ,  һәм йорт яны территорияләрендә шәхси машиналарны куйган вакытта  янгын иминлигенең тәләпләрен үтәү  турыена сөйләделәр.

      Профилактик һәм күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы  Олег Маринин үз чыгышында ТСЖ һәм ИК җитәкчеләре адресына теләкләрен җиткерде.  Йорт яны территориялары  эчендә ирекле йөрүгә  зур  игътибар  бирергә  (янгын сүндерү техникасы йөрү өчен юл киңлеге  4,5 метрдан ким булмаска тиеш ), hәм югары этажлы биналарның  янгынга каршы системаларының тикшерүен үткәрергә  кирәк икәнен аңлатты.

 

 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 91 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә  13 тапкыр, ялган чакырулар буенча 44 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр.  Республикада  10 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 5 янгын, каралтыда – 4 янгын, бакча йортында  – 1 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International