ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан башкаласында 2017 елда Конфедерацияләр Кубогына   җәлеп ителгән барлык хезмәтләр әзерлегенең төп репетициясе үтәчәк.

ТР буеча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге буенча идарә хезмәткәрләре сынау уенының иминлеген тәэмин итүче волонтерлар белән очраштылар. Алар балаларның,  янгын куркынычсызлыгы  кагыйдәләрен искә төшерер өчен, белемнәрен һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу  очрагында әзерлеген тикшерделәр.

- Волонтерлар –  “Казан Арена” тамашачыларының, спортчыларның һәм  кунакларның  иминлеген тәэмин итү буенча безнең ярдәмчеләребез , - дип мөрәҗәгать итте җыелганнарга ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын күзәтчелеге һәм профилактик эшләре буенча идарәсенең  башлыгы урынбасары эчке хезмәт подполковнигы Максим Трущин.

Волонтерлар дәресләрдә актив катнашучы  булдылар,  куелган бурычларны актив үтәделәр.

Бүген Казанга эш визиты белән Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең һәм Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 2017-Конфедерацияләр Кубогының иминлеген  тәэмин итүенең  эзерлеген тикшерү максатында  Үзәк  Региональ Үзәгенең эшче төркеме килде.

Россия ГТХМ  Үзәк төбәк үзәгенең (  террорга каршы эшчәнлеге һәм оператив планлаштыру буенча )  башлыгы урынбасары Денис Сычев җитәкчелегендә  ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе  җитәкчелек составы  һәм  ТР буенча РФ ГТХМ Баш идарәсенең башлыгы Рафис Хәбибуллин катнашында  киңәшмә үтте . Анда Кубок үткәрү чорында идарә органнары арасында  үзара хезмәттәшлек оештыруын   камилләштерү,  Баш идарә вәкилләренең  футбол уеннары чорында  хәвеф һәм hәләкәтләр туганда  буйсынган көчләр һәм чаралар эшен координацияләү буенча идарә органнарында эшчәнлеген камилләштерү , Оператив  штабның идарә итү органнары һәм оператив төркеме белән элемтә чаралары hәм каналларының эшкә әзерлеген тикшерү һәм башка  мәсьәләләр турында фикер алышынды.

   Бүген Казансу елгасында   "Миллениум" автомобиль күпере  астында ГИМС хезмәткәрләре, коткаручылар  һәм штаттан тыш кичектергесез  хәрәкәт төркеме катнашында янучы  кече күләмле суднодан кешеләрне  коткару операциясе үткәрелде. Конфедерация Кубогы алдыннан әлеге өйрәнүләр су өстендә нинди дә булса гадәттән тыш хәлне бетерү буенча  җәлеп ителгән барлык көчләр hәм чаралар өчен  практик күнекмәләрне эшкәртеп җиткерү булды.

   Риваять буенча сәгать 14.00дә Казансу елгасында “Миллениум” күпере таянычы белән бәрелеше нәтиҗәсендә кече күләмле суднода янгын башланган. Бортта  5 кеше  булган. Бәрелештән соң 3 кеше коткару жилетсыз суга егылып төшкәннәр.  Шулай ук, суднода   2 кеше зыян күргән – алар  төрле тән җәрәхәтләре алганнар.

     Коткару эшләрендә янгын-коткару “Лидер” катеры, №2 ЗПСО коткаручылары hәм ТР буенча РФ ГТХМ КСДИ Үзәгенең хезмәткәрләре катнаштылар.

    Судагы коткару операциясының барышын комиссия күзәтеп барды. Бу комиссияда ГТХМ хезмәткәрләре гынә түгел, э Эчке эшләр министрылыгы вәкилләре дә булдылар. - Гомумән алганда, - өйрәнүләр җитәкчесе - Татарстан Республикасының кече күләмле суднолар буенча Баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктовның әйтүе буенча, -  штаттан тыш кичектергесез  хәрәкәт төркеме  һәм   өйрәнүләргә җәлеп ителгән барлык көчләр һәм чаралар  куйган бурычларны “яхшы” билгесенә үтәделәр, һәм суда  мөмкин булган гадәттән тыш хәлләрде нәтиҗәле эшләргә эзер.

   16 майда Татарстан Республикасына бердәм “112”  номерына оператив хезмәтләрне чакыруны тәэмин итү системасын булдыру hәм үстерү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу максатында Удмурт Республикасының  “Гражданлык яклау хезмәтенең” дәүләт учреждениесы  вәкилләре  делегациясы килде. 

    Делегацияны каршылау программасына   IT-парк буенча таныштыру экскурсиясе һәм Казандагы  112- системасының шалтыратулар кабул итү үзәгендә  ЕГИС "ГЛОНАСС+112" бердәм дәүләт мәгълүмат системасының   презентациясын  үткәрүе  кертелде.  Бу презентация " Татарстан Республикасының мәгълүмати технологияләр  Үзәгенең” техник белгечләре катнашында узды.  Татарстан  һәм Удмурт  республикаларындагы 112-системасының эшчәнлеге үзенчәлекләре каралды.  

Удмурт Республикасы делегациясе әгъзалары һәм  Татарстан Республикасының "112 кичектергесез чакырулар хезмәте " Дәүләт бюджет учреждениесе вәкилләре 112-хезмәтенең бурычлары hәм үсеш перспективалары турында фикер алыштылар һәм  әлеге юнәлнштә тәҗрибә  белән уртаклаштылар.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 103 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 24 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 47 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада  13 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 5 янгын, каралтыда – 4 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 2 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International