ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген ГИМС Үзәгенең Казан бүлегенең хезмәткәрләре пляжны тикшергәннән соң шундый нәтиҗә ясаган. Искәрмә буларак, ГИМС хезмәткәрләре тикшерү протоколына коену чикләрен билгели торган буеклар булмаганны, суда үзеңне тоту кагыйдәләре турында мәгълүмат язылган информацион стендлар тиешле формасына китермәгәнне һәм янгын щиты янгынга каршы кирәкле җиһазлар белән тулыландырылмаганны язып куйганнар. Ә менә коткару посты һәм үзе коткаручылар кирәк-яраклар белән бөтенләй тәэмин ителгән һәм коралландырылган. Бу җәйдә республикада барлыгы 36 рәсми пляж ачылырга планлаштырылган.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 82 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә  14  тапкыр, ялган чакырулар буенча 36 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү –19 тапкыр.  Республикада  5 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International