ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2017 ел
җомга

Бүген Казан шәһәре күзәтү һәм профилактика эшләре бүлегенең хезмәткәрләре Лебяжье күленең урман зонасында урнашкан балалар савыктыргыч лагерлары балаларны кабул итүгә һәм аларның имин ялына тулыча әзер булганнары турында казанлыларны һәм республика яшәүчеләрен белдерү максаты белән журналистлар өчен күргәзмә рейд үткәргәннәр. Апрель башында башланган респубилкадагы лагерларның барлык планлы тикшерүләре май ахырына тәмамланган. Барлык балалар лагерлары, ә республикада аларның саны 1 256, шул исәптән мәктәп лагерлары, янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәп эшләтелә.

Ватылган 26 электр тапшыру линиясе төзәтелгән. Ике торак пунктта 83 өй, 195 кеше, шул исәптән 13 бала энергия белән тәэмин итүсез калып тора. Авария-төзәтү эшләре дәвам итә. Торак пунктларда энергия белән тәэмин итүне төзәтү якынча 2017 елның 2 нче июнендә сәгать 15 кә тәмамланырга тиеш.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 43 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 15 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада  3 янгын очрагы теркәлгән. Каралтыда– 2 янгын, бакча йортында – 1 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International