ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Профессионаллар һәм иреклеләр һәрвакыт кулга кул тотынышып эшләгән, бер берсенә ярдәм иткән. Сафларыбызга янгыннар белән көрәшүгә көчләрен һәм тәҗрибәсен кертергә әзер булган актив тормыш карашлы кыю кешеләр көн саен кергәнне белергә куанам. Чыннан-чын Ватан патриотларын берләштерә торган хәрәкәтне алга таба үстерер өчен бердәм көчләр белән без барлык шартлар кора алырбыз дип ышанам.

Бүген Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтнең Апас отрядының Олы Тархан авылын саклау буенча аерым пост эшчеләре Тәтеш дәүләт гражданнарны саклау колледжының 3 нче курс студентлары өчен ачык ишекләр көнен үткәргәннәр. Экскурсия янгын сүндерү техникасын һәм коралларын караудан башланган. Янгын сүндерүчеләр балаларга катнаш кул гидравлик корал белән эш итүне күрсәткәннәр.

“РСФСР да кече көймәләр куллануны тәртипкә салу буенча чаралар турында” 1984 ел 15 июнь № 259 РСФСР Министрлар Советы карары белән Кече көймәләр дәүләт инспекциясе корылган. Бүген Татарстанда 100 гә якын ГИМС хезмәткәре хезмәт итә. Аларның төп максаты иң беренче – су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итәргә.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада  0 янгын очрагы теркәлгән. ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 3 тапкыр чыктылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International