Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 58 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 20 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 16 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 2 янгын, транспорт чарада – 2 янгын, бакча йортында – 2 янгын.