ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2017 ел
җомга

Бу хәл Яшел Үзән үзәге янындагы күлдә булган. 17 яшьлек мәктәп укучысы Егор Дубровин күлгә чумып, су астыннан 2-3 минут чыкмаган тугыз яшьләр тирәсендәге кыз баланы судан чыгарган. Ул, уйлап тормыйча, нәкъ киенгән килеш суга кереп киткән. Егорның әтисе кызны яр буена илтергә булышкан, беренче медицина ярдәмен күрстәергә башлаган. Ике минут эчендә ашыгыч медицина ярдәме бригадасы килеп җиткән. Кызны Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең реанимация бүлегенә илткәннәр. Икенче көндә үк табиблар баланы караганнан соң аның хәлен канәгатьле дип сынаганнар һәм өйгә җибәргәннәр.

Бүген Казанда IPO-R халыкара кагыйдәләре буенча Кинология расчетларының милли сынаулары башланган. Алар өч көн үтәчәк, бу вакыт эчендә Казаннан, Яр Чаллыдан, Мәскәүдән, Мәскәү өлкәсе, Киров, Саровтан килгән профессиональ коткаручылар һәм иреклеләрдән торган 10 га якын кинология расчетлары көчләрен тикшерәчәк. Русия кинологларын Словения һәм Чехиядән килгән IRO халыкара коткаручы этләр оешмасының хөкемнәре сыныячак. Русия ГТХМ стандартлары буенча аттестация сынауларында ук кебек катнашучылар эшләрен техноген һәм табигый мохиттә шартлы зыян күрүчеләрне эзләү буенча күрсәтәчәк, шулай да тыңлаучанлык һәм җитезлеккә тикшерүне үтәчәк.

Red Bull Air Race авиацион идарә итү буенча дөнья чемпионатының этабы иртәгә 22 июльдә Казанда башланачак. Ә бүген ярышларның катнашучылары беренче күнекмә очулар үткәргән. Русия ГТХМ нан 41 кеше 8 суднда һәм 4 автотехника берәмлегендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итәчәк.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча 20 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 7 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр.  Республикада 4  янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International