ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2017 ел
чәршәмбе

15 августта, Татарстан Республикасы ГТХМ Баш идарәсенең, шартнамәчел бүлекчәләре арасында газ һәм төтен хезмәтчеләренең 39-нчы республика ярышларының икенче этабы үтте.

8 команда Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы шәһәрләреннән тынгысыз көрәш барышында үзенең һөнәри осталыгын күрсәттеләр. Көрәш кызу иде, җанатарлар арасында хезмәттәшләре, балалары белән хатыннары булды.

Нәтиҗәләре шундый: беренче ике урынны түбәнкамалылар яулады. Әлмәт коткаручылары өченче призер булды.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 48 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 12 тапкыр, ялган чакырулар буенча 11 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр.   Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Каралтыда – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International