ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2017 ел
җомга

Алабугада ПСЧ-75 базасында Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәт бүлекләренең газ һәм төтеннән саклану хезмәтенең звенолары арасында республика ярышлары тәмамланды. Төп бүләк өчен ярышта янгын сүндерү хезмәтенең шәһәр гарнизоннарының 18 янгын сүндерү һәм коткару бүлекләрен вәкил итә торган иң яхшы төркемнәре катнашкан. Бөтен төркемнәр сынауларны ахырына кадәр чыдый алмаганнар. Кайберләре этапларда ялгыш хәрәкәтләрне башкарганга күрә ярышлардан төшеп калган. Беренче урынны Яр Чаллы шәһәренең 54 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең янгын сүндерүчеләре алган.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 76 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 11 тапкыр, ялган чакырулар буенча 30 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.   Республикада 14 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International