ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасында Русия Федерациясе Президентының кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры – Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең башлыгы Рафис Хәбибуллин гражданнарны кабул итүен үткәрде. Кабул итүгә уннан атык татарстанлы язылган иде. Гражданнар күбесендә Казанның Привольный поселогында янгын сүндерү машинасы керү юллары, торак һәм бакча ширкәтләренең янгыннан саклану хәле проблемалары белән мөрәҗәгать иткән, ТР буенча РФ ГТХМ Баш идарәсенең элекке хезмәтләренең пенсия белән тәэмин итү турында сораулар биргән, шулай да гражданнар торак белән тәэмин итү соравы белән кызыксынган.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 32 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча 11 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр.  Республикада  янгыннар чыкмады.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 1 тапкыр чыктылар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International