ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елда 12 сентябрьдә 21.00 дә 1941 елгы хатын-кыз югалганы турында хәбәр килде. Ул 12 сентябрьдә Куйбышев Затоны торак пунктыннан 13.30 тирәсендә гөмбә артыннан чыгып китеп кире кайтмаган. Ике көн аны эзләгәннән соң 14.10 да 116 нчы янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең башлыгы Эдуард Гилазов, биеклектән бинокль аша караганда тасвирга килешә торган эзләнгән хатын-кызны Тенишево т. п. янында Казан шәһәре ягына юл буенча барганны күреп алды. Аны үзәк район хастаханәсенә илтеп куйдылар. Туганнары аны таныган, сәламәтлек хәле канәгатьле дип бәяләнгән. Туганнары аны өйгә алып киткән.

Яр Чаллы эзләү-коткару отрядының базасында Идел буе федераль округының эзләү-коткару расчетларының сертификат сынаулары тәмамланды. 2017 елда 4 сентябрьдән 9 сентябрьгә кадәр кинология расчетлары һәм иреклеләр үзләренең осталыгын табигый һәм техноген тирә-якта эзләүдә, һавадан төшүдә, шулай да тыңлаучанлык һәм җитезелектә күрсәттеләр. Сынауларда барлыгы 38 расчет катнашты.

Кумарада авыл районнарын саклау буенча Татарстан Республикасы янгынга каршы федераль хезмәт бүлекләренең газ һәм төтен хезмәтенең төркемнәре арасында 39 нчы республика ярышлары хуҗалар җиңүе белән тәмамланды. Кукмара районы ПСЧ-117 төркеме 35 төркем арасында иң яхшы булып чыкты. Ярышлар ике этаптан торган иде: беренчесе – кызу һәм төтен камерасын кереп чыгу, икенчесе – бау ярдәме белән зыян күрүчене коткарыр өчен өйрәнү манарасының өченче катына менү.

2017 елда 14 сентябрьдә 10 сәгать18 минутта Яр Чаллы шәһәрендә М-7 юлында юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр килде. Бер кеше кысылган булган. Урынга 6 нчы эзләү-коткару отряды һәм ПСЧ-72 янгын сүндерүчеләре җибәрелде. Алар транспорт чараның алгы ягын этеп чыгарган, аккумуляторны ычкындырганнар һәм 1969 елгы зыян күргән йөртүчене изелгән кабинадан чыгарганнар. Ул төрле имгәтүләр белән хастаханәгә яткырылган.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 38 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча 12 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр.  Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 3 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International