ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2017 ел
җомга

Яшел Үзәндә “Маяк” спорт комплексы нигезендә гражданнар оборонасының штатта булмаган авария-коткару формированиеләре арасында 15 нче республика ярышларының финал этабы үтте. Профеессиональ түгел элемтәчеләр, разведчиклар һәм санитария дружинниклары ролендә эшләгән предприятиеләрнең 230 дан артык эшчеләре тынычлык һәм сугыш вакытында гадәттән тыш хәлләрне бетерергә кирәк булган белемнәрен күрсәттеләр. Ярышларда Татарстанның 8 шәһәрләреннән 18 төркеме катнашкан. Гомуми нәтиҗәдә беренче урынны Яшел Үзән шәһәренед гражданнар обронасы формированиеләре алган.

2017 елда 17 сентябрьдә 11.30 да Христос-Йолучының собор чиркәвендә Изге Ананың “Неопалимая Купина” иконасы алдында Русия ГТХМ җитәкчелеге катаншуы белән рәхмәт молебены үтәчәк. Ул видео конференциясе режимында тапшырылачак. Рәхмәт молебеннарында Татарстан чиркәүләрендә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе һәм Татарстан ГТХМ бүлекләренең хезмәткәрләре дә катнашачак.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 36 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча 12 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр.  Республикада 2 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын. 1 кеше һәлак булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International