ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Бу әһәмиятле көндә тынычлык һәм сугыш вакытында гадәттән тыш хәлләрдән халыкның һәм территорияләрнең иминлеген тәэмин итү эшенә гомерен багышлаган гражданнар оборонасы ветераннарына бик зур рәхмәт белдерәм. Сезнең бай тәҗрибәгез, акыллылыгыз, намуслы эшләрегез безнең өчен һәрвакыт дәртләндерә торган көч булып тора.

Өлкән кешеләр декадасы чикләрендә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең һәм Татарстан Республикасы ГТХМ бүлекләрендә ГТХМ системасының ветераннарына төрле ярдәм күрсәтүгә юнәлгән чаралар үткәрелә. Балык Бистәсе муниципаль районының ОФПС-7 нең 128 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең хезмәткәрләре бүлек башлыгы җитәкчелегендә ветераннарына тору урыннарына барган.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 34 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча 7 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр.  Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International