ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2017 ел
җомга

Гражданнар оборонасына күп еллар буе искиткеч хезмәт иткән өчен, гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрдән халыкны һәм территорияләрне саклау, янгын иминлеген һәм су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өлкәсендә бүләкләү Русия Гражданнар оборонасы көне һәм Русия ГТХМ системасында Гражданнар оборонасы елын бәйрәм итү чикләрендә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең Кризис хәлләрдә идарә итү үзәгенең КЧС залында үтте. Бүләкләүне саклау, мониторинг һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең башлыгы урынбасары Андрей Орлов үткәрде.

4 ноябрьгә кадәр бара торган гражданнар оборонасы айлыгы чикләрендә республиканың гадәттән тыш хәлләр идарәчелегенең һәм Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең хезмәткәрләре республика мәктәпләрендә тематик дәресләр үткәрә. Ачык дәресләрдә ГТХМ белгечләре укучыларга Русиядә гражданнар оборонасы барлыкка килү тарихы турында, гражданнар оборонасының функцияләре һәм чаралар системасы турында, аның бурычлары, сигналлары һәм сугыш һәм тынычлык вакытында халыкның хәрәкәтләре турында сөйлиләр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 80 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 36 тапкыр.  Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International