ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Саф смотрында тикшерүчеләр беренче чиратта хезмәткәрнең кыяфәтенә игътибар иттеләр. Пөхтә чәч, чистартылган аяк киеме – бөтенесе дә хәрби уставка туры килергә тиеш. Шулай да хезмәткәрнең званиесе һәм вазифасы туры килергә тиеш булган таныклык, шәхси номеры язылган металл жетон тикшерелде һәм шәхси гигиенаны үтәү әйберләре – кулъяулык һәм тарак.

The Deputy Minister for Civil Defense and Emergency Situations of the Republic of Tatarstan, Oleg Stepuschenko, told journalists about the role of 112-system in a complex of system of populations life safety provision.

Русия ГТХМ системасында Гражданнар оборонасы елы чикләрендә Татарстанның ирекле янгын сүндерү хезмәтенең хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Гамәли янгын сүндерү спорт федерациясе һәм Казан янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны белән бергә Казан шәһәре мәктәпләренең яшь янгын сүндерүчеләр дружиналары өчен гамәли янгын сүндерү спорт элментлары һәм янгын эстафетасы белән спорт ярышларын оештырганнар. Ярышларда барлыгы 22 мәктәп төркеме катнашты. Башта катнашучылар штурм баскычы белән өйрәнү манарасының икенче каттагы тәрәзәсенә менде. Аннан соң алар янгын эстафетасында катнашты. Барлык ярышлар нәтиҗәсе буенче гомуми төркем нәтиҗәдә Җиңүче кубогын 54 нче мәктәп төркеменә бирделәр.

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 49 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 4, камылны сүндерергә – 1, ялган чакыру буенча – 19, янусыз кыска ялганыш аркасында – 5, ризык көю аркасында – 4, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 12. Республика янгын сүндерүчеләре 2 янгынны сүндергән, шул исәптән торак сектор – 2. Кызганычка каршы, 1 кеше үлгән. 1 кеше зыян күргән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International