ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2017 ел
җомга

Әлмәттә федераль янгынга каршы хезмәтнең 2 нче отрядының уку-күнегү манежында гамәли янгын сүндерү спорт буенча өлкәннәр, егетләр һәм кызлар арасында отрядның физик культура коллективларының беренчелеге үтте. Иң яхшы исемен алырга хаклы булыр өчен икенче отрядның барлык бүлекләреннән 13 төркем ярышты. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны 15 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге алды.

Коткаручылар һәм ГИМС хезмәткәрләре сезон аралыгына әзерләнәләр һәм практикада аерылып киткән боздан балыкчыларны коткаруны һәм боз астына төшеп киткән зыян күрүчеләргә беренче медицина ярдәмен күрсәтүне эшкәрттеләр. Боз астыннан балык тотарга яратучыларны коткару белемен шомартыр өчен ГИМС үзәге янындагы Казансу елгасының акваториясе өйрәнү мәйданчыгы булды. ГИМС хезмәткәрләре республикада барлыгы бозга куп балык тотучы чыга торган 88 урынны исәпкә алганнар.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 24 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада  11 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 3 янгын. Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк. 28 кеше коткарылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International