ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Өлкәннәргә һәм балаларга янгын иминлеге кагыйдәләре турында искә төшерергә, “01 хезмәте” сорауларына игътибар тартырга – шундый максатлар белән Яшел Үзән шәһәренең 32 нчы “Әкият” балалар бакчасында янгынга каршы тема буенча иҗади конкурс үткәрделәр. Шул ук вакытта балалар йортының укучыларын да, аларның ата-аналарын да конкурста катнашуга чакырдылар.

Көчле җил, юеш кар буларак явым-төшем, бозлавык белән бураннар уза торган хәтәр көз һәм кыш вакытында начар һава торышы, шулай да суның иң түбән температурасы республика сулыкларында кече суднолар белән һәлакәтләр килеп чыгу куркынычлыгын арттыра. Кама елгасында (Нократ елгасының тамагына кадәр) суднолар йөзү 10 ноябрьдән ябык. Ноябрьнең 20 нән 24 нә кадәр Нократ һәм Кама елгаларында Нократ тамагыннан түбәнрәк суднолар хәрәкәтен туктату буенча эшләр башланачак.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 35 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 10 тапкыр, кыска ялганыштан – 6 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр. Республикада  5 янгын очрагы теркәлгән. Күпфатирлы йортларда  – 1 янгын, бакча йортларында – 1 янгын, мунчада – 1янгын, кибеттә – 1 янгын, кулланышта булмаган бинада – 1 янгын. Ике кеше һәлак булган.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International