Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең Кризис хәлләрдә идарә итү үзәгенең өлкән оператив кизү торучысы эчке хезмәт подполковнигы Ринат Сәбиткәримов Идел буеның башка 13 регионнарының хезмәт буенча иптәшләрен узып, “ЦУКС ның иң яхшы өлкән оператив кизү торучысы” исемендә иминлек һәм кешеләрне коткару тематикасы буенча “Кыюлык йолдызнамәсе” Бөтенрусия фестиваленең регионара этабының җиңүчесе булды. Өлкән оператив кизү торучы күп белергә тиеш – регион территориясен, урнашкан җирне, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасының территориаль система астының кычләр һәм чаралар күләмен, норматив-хокук базасын.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 40 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 17 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 2 янгын очрагы теркәлгән. Транспорт чарада – 1 янгын, шәхси йортта – 1 янгын.