ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

        Хөрмәтле гражданнар! Федераль дәүләт бюджет учреждениесе «Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» мәгълүматлары буенча:

  5 декабрьдә Татарстан Республикасында:

  - кар, юеш кар, яңгыр, урыны белән бозлы яңгыр;

  - буран, бозлавык, томан;

  - 15-20 м/с көчле көньяк-көнбатыш җил;

  - юлларда бозлавык, карлы көртләр көтелә.

Хәзер  ГТХМ хезмәткәрләре пилотсыз очу аппарат белән ваемсыз балыкчыларны күзәтеп торачаклар.

        ГТХМ хезмәткәрләре 35 мобиль патруль төркеме составында  даими рәвештә сулыклар буенча рейдлар үткәрәчәкләр. Закон бозучыларны ачыкларга коткаручыларга пилотсыз очу аппаратлары ярдәм итәчәк.

         Татарстан Республикасының кече үлчәмле көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итү буенча, республиканың барча сулыкларында гаять катлаулы хәл. Боз бик юка һәм чыдамсыз, әмма, кызганычка каршы, балыкчылар боз өстенә чыгалар һәм баталар. Безнең бурыч- Мишә, Чулман елгалар кушылган урынында боз хәлен тикшерү. Патрулләр һәр көнне үткәрелә.

        Моннан тыш, ГИМС инспекторлары һәм коткаручылар, мәктәпләрдә балалар белән актив эшлиләр. Аларга юка бозга чыгарга куркынычлыгын аңлаталар. Мондый очраклар теркәлгән. Ата-аналарга бу куркыныч вакытта балаларны күзәтергә кирәк.

  Быел иң хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераны һәм Яшел Үзән янгын сагы Мңнеханов Нугман Абдрахманович үзенең йөзенче туган көнен билгеләп үтәр иде. 100 еллык юбилей хөрмәтенә  Минниханов гаиләсе, блалары һәм оныклары Яшел Үзән янгын сагы музеена барып кайттылар.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 51 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 11 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада  9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, гаражда – 1 янгын, мунчада – 5 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International