ЯҢАЛЫКЛАР


6
гыйнвар, 2018 ел
шимбә

Татарстан Республикасы территориясендә Раштуа бәйрәм чараларын үткәрү Рус Православие Чиркәвенең 241 объектында планлаштырылган. Тикшерүләр барлык эшләтелә торган дини йортларда үткәрелгән. Дин хезмәтчеләре һәм хезмәт күрсәтү персоналы белән янгын иминлеге чаралары буенча инструктажлар үткәрелде. Раштуа бәйрәме чараларын үткәрү буенча 195 объектта янгын сүндерү хезмәтенең төрле төрдәге 200 дән артык хезмәткәре һәм эшчесенең кизү торуы оештырылган.

2018 елда 6 гыйнварда 7.12 дә Минзәлә районында Воровский ис. совхозда шәхси торак йортта янгын турында хәбәр килде. Беренче янгын сүндерү бүлекләре 6 минут эчендә килеп җиттеләр. Янгын 7.29 да берелде. Кызганычка каршы, янгында өч кешенең үлеге табылган: ир-атның һәм ике малайның.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 40 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада  7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, мунчада – 3 янгын, транспорт чарада – 2 янгын, кулланышта булмаган бинада – 1 янгын.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International