ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

2018 елда 9 гыйнварда 11.24 тә Казан шәһәрендә 4 кешедән торган гаилә сөрем газыннан агулану турында хәбәр килгән. Ашыгыч медицина ярдәме эшчеләре 1975 елгы ир-атны һәм 1986 елгы хатын-кызны Казан шәһәренең 7 нче шәһәр клиника хастаханәсенә салдылар; 2010 елгы кызны, 2017 елгы малайны Казан шәһәре Балалар район клиника хастаханәсенә салдылар.  Һәлакәтнең чамалана торган сәбәбе — тартып алу газ колонкасы төзек булмау. Белгечләр әйтәләр: һава әйләнешен елга бер тапкырдан ким түгел тикшерергә кирәк.

РФ Хөкүмәте Янгынга каршы режимның кагыйдәләренә, җир хуҗаларына чүп җыюны һәм чирәм чабуны йөкләп, үзгәрешләр кертте. Шулай да автомобиль һәм тимер юллары янында чирәмне яндыру һәм учаклар ягу тыела. Бөртекле культураларны урып җыю вакытында салам янында һәм икмәк массивларында булган шәхесләргә махсус җиһазландырылган урыннардан читтә тартырга тыела.

Моның турында бүген Татарстан Республикасының янгын күзәтү буенча баш дәүләт инспекторы эчке хезмәт полковнигы Сергей Сергеев Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында брифинг вакытында хәбәр итте. Анда бәйрәм чараларының нәтиҗәләре китерелде. Үткәрелгән бәйрәм чаралары һәм аларда иминлек тәэмин итү турында журналистлар алдында гадәттәгечә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең, ТР буенча ЭЭМ җитәкчеләре, шулай да мәгариф һәм фән, яшьләр һәм спорт министрлыкларының башлыклары, Казан башкарма комитетының вәкилләре хисап биргән.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 45 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 20 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 1 тапкыр.  Республикада  7 янгын очрагы теркәлгән. Шәхси йортта – 2 янгын, бакча йортында – 1 янгын, мунчада – 3 янгын, башка биналарда – 1 янгын. 1 кеше коткарылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International