ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Русия ГТХМ "Спасатель" гәзит редакциясе оештырган шундый исемле фотоконкурс башланды. Конкурска җибәрелгән иң яхшы фотографияләр гәзиттә бастырылачак. 2017 елның җиңүчеләренә редакциядән призлар биреләчәк. Конкурска ГТХМ хезмәткәрләре гади булмаган фон алдында ясалган фотографияләр кабул ителә (бу гади булмаган эш урыны да, эштә булган кызык, күңелле вакыйга да булырга мөмкин). Төп шарт — кадрдагы кеше Русия ГТХМ бүлекләренең формасында булырга тиеш (коткаручы, янгын сүндерүче, ГИМС, ГПН инспекторы).

15 гыйнварда гамәли янгын спорт буенча 29 нчы кышкы республика ярышлары башланды. Катнашыр өчен Әлмәткә республика янгын сүндерү хезмәт бүлекләренең иң яхшы спортчылары килде. Дүрт көн буе Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы һәм Яшел Үзәннең 120 дән артык янгын сүндерү спортчысы төрле ярышларда үзләренең осталыгын һәм һөнәри белемен күрсәтәчәк. Спорт программасы ике ярышлар төреннән тора: штурм баскычы белән менү һәм йөз метрлык киртәле полосаны кичерү.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 37 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 19 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 3 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 1 тапкыр.  Республикада  3 янгын очрагы теркәлгән. Шәхси йортта – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International