2024 елның 5 маенда булган вакыйгалар җыелмасы

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

Республиканың янгын сүндерү бүлекчәләре хәвеф-хәтәр буенча 56 тапкыр чыкты. Шуларның янусыз кыска ялганышка - 1 тапкыр, азык януга - 2 тапкыр, ялган чакыруга - 25 тапкыр, башка хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлеккә – 8 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 18 янгынны сүндерделәр, шуларның 7 янгын торак секторында, башка объектлар - 11 янгын (шуларның - коры усемлек януы - 7 янгын, камыш - 2 янгын).Кызганыч, 1 кеше һәлак булган.

Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазларының җайланма һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу – 5 янгын, мичләрнең җайланма һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу - 2 янгын, ут белән саксыз эш итү - 11 янгын.

Янгын сүндерү бүлекчәләренең авария-коткару эшләрен уздыруга чыгуы - 1 тапкыр.

Ирекле янгын сакчылары бүлекчәләренең янгыннарны сүндерүгә чыгулары - 4 тапкыр.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы эзләү-коткару хезмәтенең дежур бүлекчәләренең чыгулары – 5 тапкыр. Шуларның -ишек ачуга 1 тапкыр, авыруны алып бару - 3 тапкыр, килеп җитугә “отбой” - 1 тапкыр. Профилактик эшләргә – 9 тапкыр.

Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе халыкка балаларны үзләрен генә калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.

- Бигрәк тә ябык фатирларда яки бүлмәләрдә балаларны ялгыз калдыру куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре генә янып торган бинадан тышка чыга алмыйлар.

- Исегездә тотыгыз: һәр өлкәннең бурычы - ут белән уеннарны булдырмау, балаларга аларның куркынычларын аңлату.

- Үз балаларыгызның иминлеге турында кайгыртыгыз: янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә, ә аннары “101” номерына кәрәзле телефоннан янгын сагына яки “112” ашыгыч хезмәтләр чакыру бердәм номерына шалтыратырга кирәклеген аңлатыгыз.

Сез үзегез утка ничек каравыгыздан, балаларыгызның аңа ничек каравы бәйле.

Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - ут белән эш итүдә кешеләрнең ваемсызлыгы һәм гамьсезлеге. Исерек хәлдә кеше үз-үзен һәм гамәлләрен контрольдә тота алмый, өстәвенә башка кешенең тормышы өчен бернинди җаваплылык та китерә алмый.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең «Ышаныч телефоны»: 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International