Яр Чаллыда җилләтелә торган фасадлы бинаны сүндерүдә күнектеләр

2014 елның 28 ноябре, җомга

Шәһәрдә җилләтелә торган фасадлы бер генә булган ГАУ “Югары технологияләр өлкәсендә “IТ-Парк” технопаркы” бинасы өйрәнүләр өчен сайланган иде. План буенча, газ белән эретеп ябыштыру эшләрен башкарганда бишенче катта бер бүлмәдә янгын башланды. Янгынга каршы автоматик система кабынды.

Объект администрациясе ЦППС-01 диспетчеры пультына хәбәр итә һәм персоналны эвакуацияләргә башлый. Ирекле янгын сүндерүчеләр дружинасы хезмәткәрләре эчке кранны, ут сүндергечләрне катнаштыра һәм янгынны сүндерергә тотына. Берничә минуттан шартлы янгын урынына ФГКУ “Татарстан Республикасы 15 нче ФПС отряды” 54 нче янгын бүлеге дежур каравылы килеп җитә. Янгын чыганагы юкка чыгарылды.

Өйрәнүләрдә 14 баш һәм специаль янгын-коткару техника берәмлеге, 60 кеше, ашыгыч медицина ярдәме бригадасы, полиция хезмәткәрләре һәм шәһәрнең башка тереклек тәэмин итү хезмәте вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International