ГТХМ хезмәткәрләре Бөгелмәдә янгын сүндерүчегә, Советлар Союзы Героена, стела ачтылар

2015 елның 8 мае, җомга

Бүген Бөгелмәдә Советлар Союзы Герое, Газинуру Гафиәтуллинга стела ачышы үтте. Сугыш елларында ул дошман пулеметын гәүдәсе белән каплап, иптәшләренең гомерләрен саклаган. ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе, ТР ГТХМ һәм бүлекчәләрнең хезмәткәрләре Советлар Союзы геройларына һәйкәлләрне саклауга өлешләрен кертте. Идарәчелекнең күп меңле коллективы Газинуру Гафиәтуллин һәйкәлен ремонтлар өчен акча җыерга һәм Бөек Җиңүгә 70 ел юбилее алдыннан шәһәргә яңартылган стеланы бүләк итергә карар итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International